24 июльдә “Казан” Гаилә үзәге алдындагы мәйданда 2015 елгы дөнья чемпионатына багышланган күләмле Бульвар гәҗите “бастырылып чыгачак”. Гәҗит алдагы дөнья чемпионаты турында казанлыларга мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә, кызыклы фактлар һәм су спорт төрләре белән бәйләнгән легендалар белән таныштырырга тәгаенләнгән. Укучыларны шулай ук кызыклы конкурслар көтә. Болардан тыш, барлык теләүчеләр дә хай-дайвингның виртуаль 3D каланчасында истәлеккә фотога төшә алачак.
8 августта, хай-дайвинг буенча узучы дөнья кубогы ярышлары ачылышы көнне, Игенчеләр сарае каршында чемпионатка калучы елны бәйрәм итү уңаеннан концерт узачак. Тантанада алдагы ярышның беренче Илчеләре билгеле булачак. Бәйрәм кунакларын Чемпионат талисманнары белән танышу көтә.