"Су спорт төрләре сарае" тукталышы: - 54, 74, 74а, 75 нче автобуслар.
Су полосы өчен арена Казансу елгасы ярында инде эшләп килүче спорт объектлары — “Казан-Арена” стадионы белән Су спорт төрләре сарае арасында, Сарай янындагы биләмәдә урнашкан. Объект 2015 елгы 16 нчы Су спорт төрләре буенча чемпионат кысаларында су полосы буенча ярышларны уздыру өчен махсус төзелгән вакытлы корылмадан гыйбарәт. Аның составына тамашачылар өчен вакытлы трибуналар белән әйләндереп алынган ярыш аренасы — вакытлы бассейн (MYRTHA POOLS) керә. VIP зона, Матбугат үзәге һәм допинг-контроль зонасы вакытлы корылмаларда урнашкан.
Функциональ зоналар (спортчыларны әзерләү зонасы, FINA һәм ярышларның офис-менеджерлары офислары) һәм күнекмәләр өчен бассейн Су спорт төрләре сарае биләмәсендә урнашкан.