Судьялар, реферилар һәм техник белгечләр өчен транспорт хезмәтләре 2015 елның 17 июленнән 11 августка кадәр күрсәтелә һәм үз эченә ала:
Судьялар һәм рефериларны ярышларга илтү буенча транспорт хезмәтләре спорт федерацияләре һәм FINA белгечләренең турыдан-туры катнашында, Чемпионатның спорт программасы һәм спортның һәр төрендәге шәхси ихтыяҗларыннан чыгып планлаштырыла һәм эшләнә.
Оператив планлаштыру, ярышларны уздыру барышында булырга мөмкин булган үзгәрешләргә яраклашыр өчен, транспорт хезмәтләре күрсәтүнең Чемпионатны уздыру вакытында расписаниене үзгәртергә мөмкинлек бирә торган сыгылмалылыгын күздә тота.
Кешеләрне ташу буенча хезмәтләр күрсәтү өчен төбәндәге транспорт төрләре файдаланыла:
Судьялар һәм реферилар, техник белгечләрне транспортлау системасы, маршрут номеры һәм транспортлау маршруты номеры күрсәтелеп, TF –Technical Officials аббревиатурасы белән аерылып тора.
Судьялар, реферилар һәм техник белгечләрнең килү һәм китүләре алар яшәгән урыннар янында җиһазландырылган һәм Чемпионат корылмалары янындагы махсус билгеләнгән урыннардагы тукталышлардан гамәлгә ашырыла.
Чемпионатны уздыру вакытында яшәү урыннарында һәм спорт чаралары уза торган урыннарда, кешеләрнең килү һәм китү пунктларында мәгълүмат өстәлләре эше оештырылачак. Аларда, клиентлар төркемнәрен транспорт хезмәтләре һәм сервислар белән оператив төстә тәэмин итү өчен Спорт проектлары дирекциясе – Чемпионатны рәсми оештыручының (алга таба – Рәсми оештыручы) транспорт персоналы эше оештырылачак.
Рәсми оештыручы судьялар, реферилар, техник белгечләр, аларның багажы, җиһазларын “Казан” халыкара аэропортыннан, “Казан-1” һәм “Казан-2” тимер юл вокзалларыннан яшәү урыннарына кадәр һәм киресенчә китереп җиткерүне тәэмин итә.
Автобуслар кунаклар килеп төшәчәк корылма алдындагы туктап тору унынына турыдан-туры биреләчәк һәм транспорт менеджеры боерыгы буенча кузгалып китәчәкләр. Кунакларны көтү залыннан автобусларга озатуны оештыру һәм автобуста озату өчен транспорт персоналы һәм волонтерлар җәлеп ителәчәк.
Кунакларны киткән чакта транспортка утырту яшәү урыннары янында башкарылачак. Китү көне һәм сәгатен ачыклау өчен кунакханәләрдәге мәгълүмат өстәлләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Транспорт чарасы бирелү вакыты турындагы мәгълүмат шунда булачак.
Спортның индивидуаль төрләре буенча судьялар, реферилар һәм техник белгечләрне транспортлау “Шаттл” системасындагы даими маршруттагы автобуслар белән гамәлгә ашырылачак. Яшәү урыннарыннан спорт корылмаларына кадәр барачак автобуслар спорт корылмасына ярышларга кадәр 1,5-2 сәгать алдан килеп җитү һәм алар беткәннән соң 2 сәгать дәвамында китү мөмкинлеген бирүче расписание буенча йөриячәкләр.
Моннан тыш, кирәк була калганда, техник киңәшмәләр һәм рәсми очрашуларга да транспортлау оештырылачак
Су полосы буенча судьялар һәм реферилар, техник белгечләр өчен транспорт системасы алар яшәгән урыннардан спорт корылмаларына чаклы алып барырга тиешле итеп беркетелеп оештырылачак. Су полосы буенча судьялар бригадасына транспорт системасы уеннар вакытына бирелә һәм:
Судьяларның һәр бригадасы өчен транспорт чарасын бирү расписаниесе аерым, аны яшәгән кунакханәдә яки ярышлар уздырыла торган корылмада транспорт менеджерыннан белешергә була.
Судьялар һәм рефериларны алар яшәгән урыннардан ачылыш һәм ябылу тантаналарына илтү өчен автобуслар билгеләнәчәк. Тантаналарга илткәндә һәм кире кайтарганда автобусларга махсус билгеләнгән урыннардан утыртачаклар. Тантаналарга чакырылган кешеләр ачылыш һәм ябылыш тантаналарына илтүче транспортлар үзенчәлекләре, кузгалып китү вакыты, утыру һәм төшү урыннары турындагы мәгълүматлардан хәбәрдар булачаклар.
Чемпионатны рәсми оештыручы – Спорт проектлары башкарма дирекциясе тарафыннан транспорт чараларын экипажсыз арендага бирүче оешма сыйфатында “AVIS” компаниясе аккредитацияләнгән.
Чемпионатта катнашучыларга махсус тариф тәкъдим ителә. Заказны http://www.avisrussia.ru/avisonline/ru-gb/avis.nsf/c/russia,locations,avisinkazan,online_booking сылтамасы аша рәсмиләштерергә яки QR-кодтан файдаланырга була. Ташлама алыр өчен промо кодны күрсәтү зарур: 17J20A.