Телерадиотапшырулар әзерләүчеләр өчен транспорт хезмәтләре 2015 елның 17 июленнән 11 августка кадәр күрсәтелә һәм үз эченә ала:
Транспорт хезмәтләре FINA белгечләренең турыдан-туры катнашында, Чемпионатның спорт программасы һәм спортның һәр төрендәге шәхси ихтыяҗларыннан чыгып планлаштырыла һәм эшләнә.
Оператив планлаштыру, ярышларны уздыру барышында булырга мөмкин булган үзгәрешләргә яраклашыр өчен, транспорт хезмәтләре күрсәтүнең Чемпионатны уздыру вакытында расписаниене үзгәртергә мөмкинлек бирә торган сыгылмалылыгын күздә тота.
Кешеләрне ташу буенча хезмәтләр күрсәтү өчен төбәндәге транспорт төрләре файдаланыла:
Транспортлауны тәэмин итүче система транспорт чараларына куелган аншлагларда TM – Transport Media аббревиатурасы белән билгеләнә.
Оештыру комитеты Медианы “Казан” халыкара аэропортыннан, “Казан-1” һәм “Казан-2” тимер юл вокзалларыннан яшәү урыннарына кадәр китереп җиткерүне тәэмин итә. Моның өчен GMS FINA аккредитация системасында килеп җитү көнен һәм вакытын Казанга килеп төшәргә 24 сәгать алдан хәбәр итәргә кирәк. Кунаклар килүнең расланган графигы нигезендә Оештыру комитеты рәсми килеп җитү урыннарыннан рәсми яшәү урыннарына кадәр килергә транспорт бирүне ышандыра.
Кунакларны киткән чакта транспортка утырту яшәү урыннары янында башкарылачак. Китү көне һәм сәгатен ачыклау өчен кунакханәләрдәге мәгълүмат өстәлләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Транспорт чарасы бирелү вакыты турындагы мәгълүмат шунда булачак.
Ярышлар уздырылган чорда рәсми яшәү урыннарыннан ярышлар була торган урыннарга кадәр “Шаттл” системасы буенча 30 минутлык интервал белән автобуслар биреләчәк.
Чемпионатны рәсми оештыручы – Спорт проектлары башкарма дирекциясе тарафыннан транспорт чараларын экипажсыз арендага бирүче оешма сыйфатында “AVIS” компаниясе аккредитацияләнгән.
Чемпионатта катнашучыларга махсус тариф тәкъдим ителә. Заказны http://www.avisrussia.ru/avisonline/ru-gb/avis.nsf/c/russia,locations,avisinkazan,online_booking сылтамасы аша рәсмиләштерергә яки QR-кодтан файдаланырга була. Ташлама алыр өчен промо кодны күрсәтү зарур: 17J20A.