Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Шәһәр транспорты

открыть/закрыть
Казанның автобус паркы Россиядә (НефАЗ, МАЗ) һәм чит илләрдә җитештерелгән уңайлы автобуслардан гыйбарәт. 2007 елдан соң Казанда 2500 дән артык иске автобус модельләре эксплуатациядән чыгарылды. Акрынлап алар күп кеше сыйдырышлы, хәзерге Euro3 экологик нормаларына туры килә торган автобусларга алыштырыла. Бу исә пассажир транспортының куркынычсызлыгын арттырырга, шәһәр урамнарындагы транспорт агымын сизелерлек киметергә, экологик халәтне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
открыть/закрыть
Казанда трамвай хәрәкәтен үстерүнең йөз еллык тарихы бар. Шәһәрнең трамвай паркы кулланган заманча модельләр Россиядә эшләнгән. Күптән түгел паркны яңа, уңайлы, иркен вагоннарга алмаштыру процессы башланды, бу исә пассажир агымын тагын да күбәйтергә тиеш. Трамвай иң уңайлы транспорт төрләренең берсе дип санала, чөнки аның эшенә гомуми автомобиль хәрәкәте комачауламый. Казанның трамвай паркы экскурсияләр һәм туристик сәяхәтләр маршрутын да үз эченә ала.
открыть/закрыть
Казанда эксплуатацияләнгән троллейбусларның күбесе Россиядә эшләнгән. Троллейбус транспортның экологик чиста төре санала, ул уңайлы йөрү расписаниесе (интерваллар — 8-10 минут) белән аерылып тора.
открыть/закрыть
Казан метрополитены 2005 елның 27 августында, Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көнне ачылды. Ул СССР таркалганнан соң төзелгән беренче метрополитен. Казан метрополитены бүгенге көндә ун станциядән торган бер тармакны тәшкил итә. Маршрутның гомуми озынлыгы 17,2 км.дан гыйбарәт. Казан метрополитены бүгенге көндә тәүлегенә 120 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Метрополитен шәһәрнең транспорт челтәре үсешендә мөһим роль уйный. Ул Казансу елгасының ике ярында урнашкан шәһәрне: ике эре микрорайонны тоташтыра.
открыть/закрыть
Хәзерге вакытта Казанда якынча 60 эре такси хезмәте бар. Гомүмән алганда автопарк 3500 автомобильне колачлый. Казандагы таксопарк эконом- класстан алып люкс класслы автомобильләрне үз эченә ала. Көн саен такси хезмәтеннән якынча 15 000 пассажир файдалана.