2015 елның 17 апреленнән 19 апреленә кадәр Казанның Су спорт төрләре сараенда (ССТС) «Мастерс» категориясендә йөзү буенча Россия чемпионаты узды.
Катнашучыларның килү һәм теркәлү көне: 2015 елның 16 апреле.
Мандат комиссиясе 2015 елның 16 апрелендә ССТСда ( 1024 нче бүлмә) 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләде.
Ярышларның башлану вакытлары:
17.04.2015 – 14.00 (күнекмәләр ясау 13.00 дә).
17.04.2015 тә 19.00 сәгатьтә хисап-сайлау Конференциясе булачак. Барлык катнашучыларның да үзләре белән клуб җитәкчелегеннән ышаныч кәгазьләре булырга тиеш.
18.04.2015 – 10.00 (күнекмәләр ясау 09.00 дә).
19.04.2015 — 10.00 (күнекмәләр ясау 09.00 дә).
Ярышларны уздыру шартлары
Ярышлар Халыкара йөзү федерациясенең (ФИНА) «Мастерс» категориясе өчен кагыйдәләре нигезендә шәхси беренчелек сыйфатында уздырыла. Ярышларга 25 яшьтән яшьрәк булмаган затлар гына кертелә.
Ярышлар вакытында һәр катнашучы үз сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә, моны стандарт бланктагы шәхси гариза белән раслап, мандат комиссиясенә тапшыру мәҗбүри.
Программаның шәхси номерларында катнашучылар түбәндәге яшь категорияләрендә чыгыш ясыйлар (яшь категориясенә туры килү 2015 елның 31 декабренә торыштан чыгып билгеләнә):
25-29 яшь 1990-1986 елларда туганнар;
30-34 яшь 1985-1981 елларда туганнар;
35-39 яшь 1980-1976 елларда туганнар;
40-44 яшь 1975-1971 елларда туганнар;
45-49 яшь 1970-1966 елларда туганнар;
50-54 яшь 1965-1961 елларда туганнар;
55-59 яшь 1960-1956 елларда туганнар;
60-64 яшь 1955-1951 елларда туганнар;
65-69 яшь 1950-1946 елларда туганнар;
70-74 яшь 1945-1941 елларда туганнар;
75-79 яшь 1940-1936 елларда туганнар;
80-85 яшь 1935-1931 елларда туганнар;
85-89 яшь 1930-1926 елларда туганнар;
90-94 яшь 1925-1921 елларда туганнар;
95+ яшь 1920 елда туганнар һәм өлкәнрәкләр.
Команда эстафеталарында түбәндәге яшь категорияләрендә чыгыш ясыйлар:
100-119 яшь;
120-159 яшь;
160-199 яшь;
200-239 яшь;
240-279 яшь;
280-319 яшь;
320-359 яшь;
Һәр катнашучы программаның 5 (биш) шәхси номерыннан артык старт ала алмый, шулай ук алар бер көндә 2 (ике) номердан артырга тиеш түгел (эстафеталарда катнашуны исәпкә кертмичә).
Ярышлар барышында БЕР СТАРТ кагыйдәсе файдаланыла.
Ярышларда катнашу өчен гариза һәм рөхсәт бирү шартлары
Ярышларда катнашуга Ф.И.О., туган ел, шәһәр, клуб исемнәре, фараз нәтиҗәләре белән дистанция күрсәтелгән техник гариза 2015 елның 1 апреленә (бу көнне дә кертеп) чаклы swimmasters.ru сайтында махсус форма аша кабул ителә.
Эстафеталарга гаризлар шулай ук 2015 елның 1 апреленә (бу көнне дә кертеп) сайттагы махсус форма аша гына кабул ителәләр. Мандат комиссиясендә күрсәтелгән вакытларда этаплар һәм катнашучылар буенча (яшь категорияләрен үзгәртмичә) үзгәрешләр кертергә генә мөмкин булачак.
Рекордлар куюга эстафеталарга гаризаларны registration+kazan-2015@swimmasters.ru электрон почтасы буенча җибәрергә.
Мастерс йөзү федерациясе (МЙФ) базасында теркәлмәгәннәргә сайттагы форма аша МЙФ мәгълүматлары базасында мәҗбүри теркәлү узарга кирәк.
Барлык дистанцияләр өчен дә взнослар бары тик электрон рәвештә генә түләнә (хисап Конференциясенең 2012 елның 21 апреле, Президиумның 2012 елның 24 сентябре карарлары).
ИГЪТИБАР! 2015 елның 8 апрелендә МЙФ рәсми сайтына старт протоколлары чыгачак. Аларга үзгәрешләр кертелмәячәк!!! 2 апрельдән башлап һәм ярышлар барган көннәрдә бернинди гаризалар һәм кабат бирелгән гаризалар була алмый!
Старт взнослары: МЙФ әгъзаларына дистанция өчен 150 сум һәм шәхсиләр өчен 300 сум. Клубларның эстафета командаларыннан старт взносы – 200 сум.
Мандат комиссиясендә һәр катнашучы теркәлү узарга тиеш:
Команда вәкиле, кирәк булган очракта, яшь төркемнәрен үзгәртмичә генә командалар составына үзгәрешләр кертергә тиеш.
Яшәү һәм туклану
Катнашучыларның төп өлеше Универсиада авылына (адресы: Казан шәһәре, Универсиада авылы. Картадан карарга) урнаштырылачак. Алар 3 һәм 4 кешелек номерларга урнаштырылалар. 3-4 кешелек номерларга урнашкан очракта ятак урыны бәясе бер тәүлеккә 750 сум. Бер бүлмәгә ике кеше генә урнашкан очракта яшәү өчен бер кешегә тәүлегенә 1125 сум кирәк булачак. Бүлмәгә бер кеше генә урнашканда - тәүлегенә 1950 сум.
Бер кешегә туклану бәясе – көнгә 1100 сум (иртәнге, төшке, кичке ашлар).
УНИВЕРСИАДА АВЫЛЫНДА ЯШӘҮГӘ ҺӘМ ТУКЛАНУГА ГАРИЗА ЙӨКЛӘП АЛЫРГА
*Аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен өстәмә рәвештә мәгълүмат биреп үтәбез: Универсиада авылы биләмәсенә (шул исәптән торак йортларга да) алкоголь эчемлекләр, наркотик һәм психотроп, шулай ук токсинлы матдәләр, тәмәке алып керү, аларны саклау, куллану һәм сату тыела. Агулы матдәләр, утлы һәм шартларга мөмкин булган нәрсәләрдән, пиротехник эшләнмәләр, корал һәм сугыш кирәк-яракларыннан файдалану тыела, шулай ук Универсиада авылы биләмәсендә исереп, наркотиклар яки токсинлы матдәләр тәэсиренә бирелгән килеш күренергә ярамый.
Яшәү һәм туклану өчен тутырылган гаризаны электрон почта буенча masters@kazan2015.com. адресына җибәрергә кирәк. Элемтәләр өчен Тимур Касыймовка мөрәҗәгать итәргә, тел. (843) 222-07-70.
Башка катнашучыларны урнаштыру – шәһәр кунакханәләрендә.
Транспорт белән тәэмин ителеш
Казанга ярышларга килү (шулай ук кире китү һәм яшәү урыннарына килеп җитү) катнашучыларның үз хисапларыннан гамәлгә ашырыла. Оештыручылар катнашучыларга түбәндәге график буенча җирле транспорт хезмәтен күрсәтәләр (бары тик Универсиада авылыннан спорт корылмасына һәм спорт корылмасыннан Универсиада авылына илтү): 2 (ике) рейс иртән һәм 2 (ике) рейс кич. Транспорт хәрәкәте расписаниесе соңрак эленәчәк.