Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
2013 елның 6 - 8 декабрендә Казанда Су спорт төрләре сараенда “Суга сикерү буенча 4 ил арасындагы матч – 2013” халыкара ярышлары узды. Матчта Россия, Украина, Италия һәм Германия җыелма командаларының 51 спортчысы катнашты.
Ярышлар программасы үз эченә 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан индивидуаль һәм синхрон сикерүләрне ала.
Россия җыелма командасы суга сикерү буенча "4 ил арасындагы матч"та өченче ел рәттән беренчелекне алды.