Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Йөзү

42
уйнатыла торган медаль
комплектлары саны: 42

ярыш төрләре

Ирләр программасы
Хатын-кызлар программасы
  • ирекле стиль
    50 м, 100 м, 200 м, 400 м,
    800 м, 1500 м
  • аркада йөзү
    50 м, 100 м, 200 м
  • брасс
    50 м, 100 м, 200 м
  • баттерфляй
    50 м, 100 м, 200 м
  • комплекслы йөзү
    200 м, 400 м
  • эстафеты
    ирекле стиль:
    4х100 м, 4х200 м
    катнаш стиль:
    4х100 м
  • ирекле стиль
    50 м, 100 м, 200 м, 400 м,
    800 м, 1500 м
  • аркада йөзү
    50 м, 100 м, 200 м
  • брасс
    50 м, 100 м, 200 м
  • баттерфляй
    50 м, 100 м, 200 м
  • комплекслы йөзү
    200 м, 400 м
  • Эстафеталар
    ирекле стиль:
    4х100 м, 4х200 м
    катнаш стиль:
    4х100 м
  • Катнаш эстафета
    4х100 м ирекле стиль һәм 4х100 м катнаш йөзү

ярышларның форматы

Йөзү – бассейнда 50 метрдан 1500 метрга кадәрге ярыш дистанциясен билгеле бер стиль белән йөзеп узудан торган спорт төре. Иртәнге программага беренчел ярышлар керә, кичке программага – ярымфиналлар һәм финаллар. Беренчел ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы вакытны күрсәткән спортчылар алдагы стадиягә эләгәләр.

50 м, 100 м һәм 200 м дистанцияләрдә беренчел ярышлар нәтиҗәләре буенча ике ярымфиналда беренчел ярышлар булган көндә үк үткәрелә) сайлап алынган 16 катнашучыдан финалга (икенче көнне үткәрелә) 8 катнашучы чыга. Беренчел ярышлар нәтиҗәләре буенча озынрак дистанцияләрдә һәм эстафеталарда бер үк вакытта финалга 8 катнашучы билгеләнә, ул 800 м һәм 1500 м дистанцияләрдә икенче көнне үткәрелә, ә башка дистанцияләрдә шул ук көнне үткәрелә.

Расписаниене карарга  
Ярышлар уза торган корылма: Казан Арена, Стадион
Казан шәһ., Хөсәен Ямашев пр-ты, 115а йорт
  • җиһазлар:старт өчен тумба
  • Экипировка:плавки/купальник, күзлек, башлык.

Тарих

Йөзү кешеләргә борынгы заманнардан ук билгеле. Йөзүче кеше сүрәтләнгән вавилон барельефлары һәм ассирия дивар рәсемнәре шуны раслый. Әмма спорт төре буларак йөзү 19 нчы гасыр башында гына рәсмиләштерелә.

Олимпия уеннары программасына йөзү 1896 елдан башлап кертелә. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына иң беренче ярышта 1973 елда кертелде.

Россиядә

Россиядә беренче йөзү мәктәбе 1834 елда Петербургта барлыкка килә. 1908 елда Петербургның шәһәр читендә ачылган Шувалов йөзү мәктәбе Россиядә иң беренче йөзү спорт үзәге булды.

Совет чорында йөзү секцияләре илебезнең бөтен почмакларында диярлек ачылды. 1941 елның уртасына кадәр совет чоры йөзүчеләре, 16 рекорд куеп, халыкара дәрәҗәгә чыктылар. Шул чор спортчылары Клавдия Алёшина, Николай Борисов, Леонид Мешков, Семён Бойченко иң яхшы дәрәҗәләргә ирештеләр.

Совет спортчылары Олимпия уеннарында уңышлы чыгышлар ясадылар. 1968 елда Мехикода йөзүчеләр 4 көмеш һәм 4 бронза медальгә ия булдылар. 1976 елда Монреальдә 200 метр дистанциядә хатын-кызлар арасында брасс белән йөзүдә пьедесталның һәр баскычында совет йөзүчеләре булды. 1980 елда Мәскәүдә 5 алтын, 1 көмеш медаль алдылар. Владимир Сальников, 3 алтын медаль алып, Олимпиада герое булды. 1988 елда Сеулда Владимир Сальников тагын бер алтын медальгә ия булды.

1990 нчы елларда дөнья күләмендә билгеле йөзүчеләрдән совет һәм россия йөзүчесе, 4 тапкыр олимпия чемпионы, 6 тапкыр дөнья чемпионы, 21 тапкыр Европа чемпионы Александр Попов булды. 

Россиядә йөзү динамик рәвештә үсә. Моңа дәүләт ярдәменең зур булуы да тәэсир итә. Заманча яңа йөзү бассейннары төзелә, балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләре һәм үзәкләре ачыла. 

Әйдәп баручы Россия спортчы-йөзүчеләре:

Евгений Коротышкин – Олимпия уеннары вице-чемпионы,  дөнья чемпионатының бронза призеры, кыска суда йөзү буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры, 3 тапыр Европа чемпионы, Европа чемпионатының көмеш призеры, Европа чемпионатының бронза призеры, кыска суда йөзү буенча 4 тапкыр Европа чемпионы, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының 9 тапкыр көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының бронза призеры;

Данила Изотов – Олимпия уеннарының вице-чемпионы,  Олимпия уеннарының бронза призеры, дөнья чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатларының 3 тапкыр бронза призеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының 4 тапкыр көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының 2 тапкыр бронза призеры, 2 тапкыр Европа чемпионы, кыска суда йөзү буенча 4 тапкыр Европа чемпионы, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының 3 тапкыр көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының 2 тапкыр бронза призеры;

Юлия Ефимова – Олимпия уеннарының бронза призеры, 3 тапкыр дөнья чемпионкасы, дөнья чемпионатларының 4 тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатының бронза призеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының бронза призеры, 3 такыр Европа чемпионкасы, Европа чемпионатының 2 тапкыр көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының 3 тапкыр чемпионкасы;

Владимир Морозов – Олимпия уеннарының бронза призеры, дөнья чемпионатының көмеш призеры, дөнья чемпионатының бронза призеры, кыска суда йөзү буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының 4 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионы, Европа чемпионатының көмеш призеры, Европа чемпионатының бронза призеры, кыска суда йөзү буенча 9 тапкыр Европа чемпионы, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының 4 тапкыр көмеш призеры, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатының бронза призеры;

Анастасия Фесикова (Зуева) – Олимпия уеннары вице-чемпионкасы, дөнья чемпионкасы, дөнья чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, 2 тапкыр Европа чемпионкасы, Европа чемпионатларының 2 тапкыр көмеш призеры,  кыска суда йөзү буенча Европа чемпионкасы, кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатларының 2 тапкыр көмеш призеры.

 

Татарстанда

Безнең республикада спорт йөзүе буенча беренче дәресләр 1922 елның җәендә Кабан күлендә һәм Казансу елгасында үткәрелде. 1966 елда Татарстанның беренче йөзүчеләре Евгений Ушаков һәм Зоя Баженова Советлар Союзында иң көчле унлыкка керделәр. 1973 елда Татарстанның әллә ничә буын йөзүчеләренең хыялы тормышка ашты – 50 метрлы яңа “Оргсинтез” йөзү бассейны файдалануга тапшырылды.

Бүгенге көндә Яна Мартынова Татарстанның иң титуллы йөзүчеләреннән санала. 2000 елдан башлап Россия җыелмасында чыгыш ясый. Ирешкән уңышлары: дөнья чемпионатының көмеш призеры, Европа чемпионатының бронза призеры, 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасында йөзү буенча ярышлар җиңүчесе.

Соңгы ике елда Казан йөзү буенча зур ярышлар кабул итте: йөзү буенча Россия чемпионатын (2013), йөзү буенча Россия кубогы финалын (2013), шулай ук программасында йөзү булган Бөтендөнья җәйге Универсиадасын (2013). 

 


Спорт мәктәпләре

 “Мотор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Казан), йөзү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Казан), “Дельта”, “Касатка” йөзү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Ак Бүре” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Лидер” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Азнакай), Актаныш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Әлмәт балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Апас балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Баулы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Факел” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Бөгелмә), Е.А.Тимерзянов ис. “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Бөгелмә), Чүпрәле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Иске Чүпрәле), “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Алабуга), “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Дельфин” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Яшел Үзән), “Зилант” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Кукмара), Лаеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Мамадыш совхозы), “Юбилейный” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Минзәлә), “Олимпийский” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Чаллы), “Витязь” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Чаллы), “Дельфин” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Чаллы), Түбән Кама балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Яңа Чишмә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Г.С.Хөсәенов ис. балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Нурлат), Питрәч балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Балык Бистәсе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Байлар Сабасы), Сарман балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Сарман), Ютазы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе,  “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Урыссу).