Суга экстремаль биеклекләрдән сикерү. Спортчылар сикерүләр өчен махсус мәйданчыклар куелган каланчадан сикерәләр. Ир-егетләр - 27 м, хатын-кызлар - 20 м биеклектән сикерәләр.
Хай-дайвинг клифф-дайвинг (ингл. cliff diving) дип исемләнгән табигый таулар һәм кыялардан сикерүдән килеп чыккан дип санала. Хай-дайвингта сикерүләр өчен ясалма конструкцияләр: трамплиннар, 20 һәм 27 метр биеклектәге каланчалар файдаланыла.
Спорт дисциплинасы буларак хай-дайвинг беренче тапкыр FINA XX Техник конгрессында тәкъдим ителгән һәм рәсми төстә 2013 елда Барселонада узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына кертелгән. Биеклектән сикерү буенча ир-егетләр арасында беренче дөнья чемпионы - Колумбиядән Орландо Дюк (Orlando Duque), хатын-кызлар арасында -АКШтан Сесилия Карлтон (Cesilie Carlton) булдылар.
Хай-дайвинг буенча халыкара ярышларда ике россия спортчысы - Артём Сильченко һәм Илья Щуров чыгыш ясыйлар. Артём Сильченко – клифф-дайвинг буенча Red Bull Cliff Diving World Series сериясенең титуллы чемпионы. Илья Щуров – хай-дайвинг буенча 2013 елда Европа чемпионатының бронза призеры. Ике спортчы да 2014 елның августында Казанда узган ФИНА хай-дайвинг буенча I Дөнья Кубогында катнаштылар.
2014 елның августында Казан хай-дайвинг буенча I Дөнья кубогын кабул итте. Ярышлар беренче тапкыр әлеге спорт төрен популярлаштыру максатыннан уздырылды, шулай ук 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан тест ярышлары да булып тордылар. Ярышларда дөняның 16 иленнән 34 спортчы катнашты.