Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Күрергә тәкъдим итәбез

– Казанның йөрәге. Идел елгасының сул як яры һәм Казансуның сул як яры борынындагы калкулыкта урнашкан.

Адрес:
Казан шәһ., Кремль
Телефон:
+7 (843) 567 80 01
Сайт:
www.kazan-kremlin.ru

Аның диварлары XVI гасырның икенче яртысында гына ак ташлыга әйләнә, аңа кадәр ул имән диварлар белән әйләндереп алынган була. Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле урнашкан: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзер – Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкерлар училищесы, XV-XVI гасырга караган хан сарае комплексына кергән тарихи биналар, хан мәчете, хан йорты - аларда хәзер музейлар урнашкан. Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә урнашкан. Бу – ике дини конфессиянең дустанә яшәвенең бер үрнәге.

Кремль диварлары эчендә административ биналар һәм музейлар бар. Әйтик, биредә “Хәзинә” милли картина галереясе, Татарстанның төгәл фәннәр тарихы музее, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Санкт-Петербург Эрмитажының филиалы “Эрмитаж-Казан” үзәге, Ислам мәдәнияте музее урнашкан.

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде.

показать

– Казан үзәгендә урнашкан тарихи район.

Адрес:
Казан шәһ., Каюм Насыйри ур.

Бистәнең Түбән Кабан күленең уң ярында урнашуы кабатланмас гүзәллек өсти.

Иске Татар бистәсенең барлыкка килүе Явыз Иван IVнең Казанны яулап алуы белән бәйле. XVIII гасырда бистәдә татар халкының атаклы кешеләре – интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яши. Иске Татар бистәсенең үзәге Юнысов мәйданы була.

Бистәнең йөзен XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында салынган биналар билгели. Иң кызыклы корылмалар арасында – татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе йортлары: Юнысов-Апанаев йорты, Шамил йорты, Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Каюм Насыйри йорты, Ш.Йосыпов йорты һ.б. XIX гасырда бистәдә Шәрыкъ клубы эшләп килә, ул чорда яшәгән шагыйрьләр биредә үз шигырьләрен укый, беренче татар спектакльләре монда уйнала. Бистә территориясендә Мәрҗани, Апанай, Зәңгәр, Галеев, Борнай мәчетләре урнашкан. Иске Татар бистәсенең иң зур мәчете – Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете).

Иске Татар бистәсендә шагыйрь Габдулла Тукай, мәгърифәтче Каюм Насыйри музейлары, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры урнашкан.

показать

– КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ УРНАШКАН ҖӘЯҮЛЕләр УРАМын ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДА НОГАЙ юЛЫ, ПРОЛОМНАЯ, ЗУР ПРОЛОМНАЯ ДИП ЙӨРТкӘннӘр.

Адрес:
Казан шәһ., Бауман ур.

Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәяүлеләр генә йөри торган урамның ике башы “Тукай мәйданы” һәм “Кремль” метро станцияләре белән тоташтырылган.

Бауман урамының тарихилыгын XIX – XX гасырларда салынган азкатлы йортлар ассызыклап тора. Урам буйлап барганда шәһәрнең матур, тарихи урыннарын күрергә, Татар ашлары йортына кереп милли ризыклардан авыз итеп алырга, кибетләрдә яисә урамда ук урнашкан сувенир сату нокталарында истәлеккә әйберләр дә алырга була.

Бауман урамында Богоявление соборы, Иоанн-Предтечя монастыре, В.И. Качалов исемендәге рус зур академия драма театры, ТР Милли банкы, Матбугат йорты урнашкан. Урамның башында гарәп стилендә ясалган сәгать урнаштырылган. Гашыйклар еш кына биредә очраша. Биредә берничә фонтан да бар. Аларда күгәрченнәр, бакалар һәм Габдулла Тукай әкияте герое - Су анасы сыннары ясалган. Шәһәр кунаклары Екатерина II каретасының копиясе эчендә фотога төшәргә ярата. 1767 елда Әби-патша нәкъ шушындый каретага утырып Казанга килгән. Мәшһүр опера җырчысы Федор Шаляпинга, Казан мәчесенә куелган һәйкәлләр – шулай ук фотога төшү өчен яхшы урыннар. Урам уртасында таштан ясалган “Казанның нуленче меридианы” урнаштырылган. Монда Мәскәү, Нью-Йорк, Мехико шәһәрләренә, Төньяк полюска һәм тагын берничә ноктага кадәр ераклык күрсәтелгән.

показать

– Идел Болгарстаны башкаласы булган. Аңа X гасырда нигез салынган.

Адрес:
ТР, Болгар шәһ.

Казаннан 140 чакрымда, Идел елгасының сул як ярында борынгы Болгар шәһәре хәрабәләре урнашкан. X гасырда нигез салынган бу шәһәр Идел Болгарстанының икътисади, сәяси һәм мәдәни үзәге булып торган.

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы урта гасыр мөселман төзелеш сәнгатенең дөньядагы иң төньяк һәйкәле, XIII гасыр уртасы - XIV гасырдагы болгар-татар архитектурасының кабатланмас үрнәге булып тора. Шәһәрнең үзәк өлешендә Җәмигъ мәчетенең һәм Зур манараның хәрабәләре сакланган. Алар белән рәттән мәртәбәле кешеләр җирләнә торган Төньяк мавзолей урнашкан. Бу чорның агачтан ясалган корылмалары арасында Ак һәм Кара пулатлар, Көньяк мавзолей, Хан мунчасы бар.

Елга вокзалы белән берләштерелгән Болгар цивилизациясе музее, дөньядагы иң зур басма Коръән китабы саклана торган “Идел болгарларының 922 нче елда Ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе” карау өчен ачык. Хан сарае, “Табип йорты” һәм һөнәрчелек остаханәләре, шулай ук шәһәрнең Көньяк капкалары артында урнашкан Ак мәчет һәм Икмәк музее да популяр.

Казаннан Болгарга автобус белән дә, шулай ук елга транспорты белән дә барып була.

2014 елның июнендә Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

показать

– утраудагы кабатланмас шәһәр. Аңа Иван Грозный нигез салган.

Адрес:
ТР, Свияжск авылы

Казаннан 30 чакрым ераклыкта 1551 нче елда Иван IV Грозный гаскәрләре өчен форпост буларак нигез салынган Свияжск утрау-шәһәре урнашкан.

Бүген утрау үз биләмәсенә барлыгы 37 мәдәни мирас корылмасын алган ачык һавадагы музей-тыюлык булып тора. Корылмалар арасында Успения Изге Мәрьям ана монастыре, Иоанн-Предтеченский хатын-кызлар монастыре, Никольский чиркәве, “Всех Скорбящих радость” Изге Ана соборы бар. Троица чиркәве утраудагы иң беренче корылмаларның берсе һәм Идел буендагы XVI гасырдагы бердәнбер рус агач төзелеш сәнгате һәйкәле булып тора. Успенский соборында 1080 квадрат метр мәйданлы фрескаларны - XVI гасырдагы борынгы рус дивар рәсем сәнгатенең кабатланмас әсәрен дә күрергә була.

“Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексы борынгылык мохитенә чуму мөмкинлеге бирә, биредә ат утарында атка атланып йөрергә дә, үзеңә нинди дә булса сувенир ясап, урта гасырлар һөнәрчесенә әйләнергә дә, үзеңне тарантаска утырып биләмәләрен карап әйләнүче алпавыт итеп хис итәргә дә була. Утрауның теләсә-кайсы ноктасыннан Идел һәм Свияга суларына матур күренешләр ачыла.

Свияжскига автобус белән дә, елга транспорты белән дә барырга була. Казаннан утрауга кадәр экскурсия теплоходы йөри.

показать

– Татарстандагы барлык илдән хаҗиларны үзенә җәлеп итә торган иң зур православие монастыре.

Адрес:
ТР, Раифа бис.
Телефон:
+7 (84371) 3 47 07
Сайт:
www.raifa.ru

Раифа монастыре Казаннан 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа XVII гасырда Филарет атлы дәрвиш тарафыннан нигез салынган. Иван Грозный Казанны алганнан соң бу биләмәдә төзелгән беренче православие монастырьларының берсе ул. 1661 нче елда бирегә Грузин Изге Ана иконасының төгәл күчермәсе китерелә.

Раифа монастыре биләмәсендә түбәндәге гыйбадәтханәләр бар: Грузин Изге Ана иконасы истәлегенә собор, Троица соборы һәм XVIII гасыр ахырында төзелгән София чиркәве. Архитектура ансамбле матурлыгын кайгыртучанлык күрсәтеп үстерелгән бик күп чәчәк түтәлләре, шулай ук монастырь тыңлаучысы, профессиональ скульптор Владимир Савельев тарафыннан тудырылган бик күп скульптуралар тулыландырып тора. Монастырьдан ерак түгел чакрым ярымга диярлек сузылган бик матур Раифа күле бар. Кунакларны аның турында йөргән күпсанлы риваятьләр белән таныштыралар. Имеш, җирле бакалар, монахларның тынычлыгын бозмас өчен, беркайчан да кычкырмыйлар икән. Сүз уңаеннан, биредә тирә-яктагы матурлыкка сокланып көймәләрдә йөрергә, бер уңайдан риваятьнең дөреслеген дә тикшереп карарга була.

Раифа монастыреның Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгы биләмәсендә урнашканлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул 1960 нчы елда кабатланмас табигый экосистемаларны саклап калу йөзеннән оештырылган. Тыюлыкта бик зур дендрарий бар, анда Европа, Азия һәм Төньяк Америкадан булган, 400 төр, форма һәм сорттагы агач-куаклар үсә.

показать

– Казаннан 200 чакрым ераклыктагы, Тойма һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан мең еллык тарихлы музей-шәһәр.

Адрес:
ТР, Алабуга шәһ.
Сайт:
elabuga.com

Биек кыяда урнашкан Алабуга борынгы шәһәрлеге (XI – XII гасырлар) сәүдәгәрләр шәһәрендә туристлар өчен энҗе бөртеге булып торган урын. Биеклектән искиткеч күренеш ачыла. Борынгы шәһәрлекнең килеп чыгышы турында бик күп легендалар бар, моннан тыш ул “җенле”, “шайтанлы” буларак та билгеле.

Алабуга туристларны яшеллекнең һәм үзләренең бөтен дөньяга данлыклы хуҗалары турындагы истәлекләрне саклаучы борынгы сәүдәгәр йортларының күплеге белән хәйран калдырачак. Күренекле пейзаж остасы – рәссам Иван Шишкин, рус армиясендәге 1812 нче елда Наполеон армиясенә каршы атка атланып сугышкан беренче хатын-кыз- кавалерист Надежда Дурова музей-йорты, гомеренең соңгы көннәрен Алабугада уздырган шагыйрә Марина Цветаеваның Истәлек йорты һәм әдәби музее нәкъ менә шундыйладан.

Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы корылмалары исәбенә шулай ук Туган якны өйрәнү комплексы, дөньяда тиңе булмаган кер юу музее “Портомойня”, Бехтеров исемендәге өяз медицинасы музее, декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе керә.

Шәһәрнең йөрәге булып XVII гасырдагы агач чиркәү урынында төзелгән Спасс соборы тора. Собор Набережная урамында – шәһәр халкы һәм кунакларының яратып йөри торган урынында урнашкан. Ул XVIII гасырда Тойма елгасының биек яры читендә калкып чыккан һәм көньяктан шәһәрнең көнбатыш өлеше кварталларын уратып үтә.

Сүз уңаеннан, Алабугадан ерак түгел “Алабуга” – Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң зур үзенчәлекле икътисади зона урнашкан.

показать