Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Медицина

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының төрле клиент төркемнәре вәкилләрен медицина белән тәэмин итүне оештыру:

  • барлык ярышлар һәм күнегүләр объектларында катнашучыларны, кунакларны һәм тамашачыларны медицина белән тәэмин итү;
  • Халыкара тапшырулар үзәгендә (IBC), ФИНА паркында медицина белән тәэмин итү;
  • Чемпионатта катнашучылар яшәгән урыннарда медицина ярдәме күрсәтү;
  • Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарын медицина белән тәэмин итү;
  • Чемпионат сырхауханәләрендә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү (сырхауханәләр исемлеге түбәндә китерелә).

Кичектергесез медицина ярдәме  

Ашыгыч ярдәм бригадасын чакыру өчен 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Чемпионатның ярышлар һәм күнегүләр объектлары

Чемпионатның ярышлар һәм күнегүләр объектларында медицина ярдәме мобиль медицина бригадалары тарафыннан күрсәтелә, кирәкле медицина җайланмалары, бәйләү материаллары, дару препаратлары булган медицина пунктларында медицина ярдәме күрсәтелә. “Казан Арена”, “Су спорт төрләре сарае” “Казансу”объектларында спортчыларга, кирәк булса, массаж хезмәтләре дә күрсәтеләчәк.

Ярышлар һәм күнегүләр уза торган һәр объектта ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү торачак.    

Халыкара тапшырулар үзәге (IBC)

Халыкара тапшырулар үзәгендә медицина ярдәме күрсәтү өчен медицина пункты оештырылган.

ФИНА паркы

ФИНА паркында медицина ярдәме күрсәтү өчен медицина пункты оештырылган, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү тора. 

Спортчылар авылы

Спортчылар авылында медицина сервисы тәүлек буе эшләүче ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү тору һәм медицина үзәге рәвешендә тәкъдим ителә, аның составында аптека эшли. 

Медицина үзәге Спортчылар авылының Халыкара мәгълүмат үзәге белән янәшә урнашкан. 2015 елның 17 июленнән алып 20 августына кадәр  аккредитацияләнгән затларга медицина үзәгендә медицина ярдәме күрсәтелә.

Һәр көнне 7:00 сәгатьтән алып 23:00 сәгатькә кадәр түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә:

  • түбәндәге юнәлешләр буенча табиблар консультацияләре: травматология һәм ортопедия, хирургия, урология, гинекология, оториноларингология, офтальмология, терапия, кардиология, неврология, йогышлы авырулар, стоматология, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы;
  • лаборатор диагностика, функциональ диагностика, ультратавыш диагностикасы, рентгенография, эндоскопия;
  • физиотерапия.

Һәр көнне 23.00 сәгатьтән алып 7.00 сәгатькә кадәр кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелә.

Игътибар! Спортчылар авылының медицина үзәгендә допинг-контроль пункты урнаштырылган.

“Татнефть Арена” - Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары объекты

Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарында медицина ярдәме мобиль медицина бригадалары, медицина пунктлары, ашыгыч  медицина бригадалары персоналы тарафыннан күрсәтеләчәк.