Халыкара йөк ташуларны планлаштырганда халыкара йөк ташу эшендә зур тәҗрибәсе булган һәм Россия таможнясы кагыйдәләрен белгән компанияләр хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәбез.
Логистика компаниясен мөстәкыйль төстә сайларга да, халыкара транспорт-логистика хезмәтләре төрендәге милли тәэмин итүче – “Schenker” DB компаниясе хезмәтләреннән файдаланырга да була.
Deutsche Bahn AG компаниясенең транспорт-логистика бүлекчәсе булган Schenker DB интеграцияләнгән логистика хезмәтләренең дөньядагы иң эре провайдерларының берсе булып тора. Компания җир өсте, һава һәм диңгез юллары буенча йөк ташулар, йөк ташулар буенча логистик чишелешләр һәм глобаль челтәрләр белән идарә эшләрен, логистика хезмәтләренең бер провайдердан тулы комплексын тәкъдим итә.
“Schenker” DB глобаль челтәре дөньяның 135 илендә 2000нән артык офислар белән тәкъдим ителгән. “Шенкер”ЯАҖ www.dbschenker.com.ru – челтәрнең Россия бүлекчәсе.
Түбәндә “Schenker” DB глобаль челтәренең үз илеңдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган филиаллары контактлары күрсәтелгән.
Игътибар итегез, Казан шәһәренә чит илләрдән кергән йөкләрне рәсми урнаштыру урыннары булып торалар:
1) товарларны автомобиль транспорты белән күчергәндә:
420099, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Макаровка авылы, Берёзовая урамы, 10 нчы йорт, ВСС М7
таможня органы коды 10404050
2) товарларны һава юлы белән күчергәндә:
420017, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Лаеш районы, “Казан” халыкара аэропорты, “Система.Ит” ҖЧҖнең ВСС (вакытлыча саклау склады)
таможня органы коды 10404010
Йөкне Казан шәһәре таможня терминалларыннан спорт корылмаларына, Чемпионатта катнашучылар яши торган урыннарга китереп җиткерү, шулай ук йөкләрне корылмалардан Казан шәһәре таможня терминалларына киредән ташу эшләре түләүсез нигездә башкарыла.
Сорауларыгызны Сез ирекле формада “Шенкер” ЯАҖнең marina.solovieva@dbschenker.com, ilya.medvedskiy@dbschenker.com
электрон адресларына яки Чемпионатның рәсми оештыручысының customs@kazan2015.com электрон почтасына юллый аласыз.