Медальләр саны буенча иң нәтиҗәле клуб булып Волгоград өлкәсенеке танылды, аларда 9 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль. Мәскәүгә бик зур каршылык күрсәткән Санкт-Петербург, ниһаять, икенче урынны яулады: 7 алтын, 17 көмеш һәм 8 бронза медаль. Мәскәү – 7 алтын, 7 көмеш һәм 9 бронза медаль.
Медальләр буенча иң матур нәтиҗәне Омскидан килгән спортчы Никита Коновалов күрсәтте, Волгоград өлкәсе өчен чыгыш ясап, 5 алтын һәм 1 көмеш медаль алды ул. Аның артыннан Дарья Устинова – 5 алтын һәм 1 бронза медаль һәм Вероника Попова – 4 алтын һәм 3 көмеш медаль.
Коновалов чыгыш ясаган чакта авырый башлаганлыгы, әмма барыбер бернинди ару да сизмәве турында белдерде.
- Иң кызыгы да шунда, барысы да киресенчә – ярышларны сузу, берәр көн ял итеп алу теләге туасы урынга, күбрәк эшлисе килә. Европа чемпионаты бу ярышлардан соң ук булса, мин хәтта шатланыр идем һәм тагын стартка чыгар идем, - диде ул.
- Нәтиҗә бик яхшы, мин бит бу ярышларга бөтенләй әзерләнмәгән идем. Европага барачакмын, әзерләнәчәкбез, әмма күләмне бераз киметербез. Мин беркемнең дә кичәгедән начаррак йөзмәячәген белә идем, шуда да беркемгә дә карамыйча, көчем җиткәнчә йөздем, - диде аркада 100 метрга ярышта җиңүче булган Дарья Устинова.
FINA очколары буенча иң яхшылар – Нижгар өлкәсеннән Олег Костин (брасс белән 200 метр) – 950 очко һәм Санкт-Петербургтан Вероника Попова (ирекле стиль белән 200 метр) – 955 очко.
- Мин нәтиҗәмнән канәгать, ул узган елгы кебек үк диярлек. Әмма мин биредә Дөнья кубогының өч этабыннан соң. Авыррак булыр дип уйлаган идем, әмма куркыныч юк – булдырдым. Европа чемпионатында чыгыш ясарга планлаштырам, билгеле. Медальләр өчен көрәшәчәкбез! - диде Костин.
Яшь спортчылар уңышлары һәм күпсанлы яшүсмерләр рекордлары белән шатландырдылар. Анастасия Кирпичникова – ирекле стиль белән 800 метр – 8:20.17. Никита Бодров (24.11) – аркада 50 метр, Роман Ларин (1:53.06) – аркада 200 метр.
Николай Снегирев ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә, 3:45.98 секундлы нәтиҗә белән, Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды, ә финалда инде әлеге вакытны яхшыртты - 3:44.51. Даниил Пахомов комплекс белән 100 метрга йөзү ярымфиналында (54.26) һәм баттерфляй белән 200 метрга йөзү финалында (1:53.10) рекорд куйды. Арина Опенышеваның да ике рекорды бар - ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә (4.03,08) һәм ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә (1:56.12).
Яшүсмерләрнең дөнья рекордлары: баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә Елизавета Пермякова - 26.05 (ярымфиналдагы үз рекордын яңартты), брасс белән 100 метрга йөзүдә Антон Чупков (57.61). Чупков шулай ук брасс белән 200 метрга йөзүдә (2:03.57) Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды.
Тәҗрибәле йөзүчеләргә килгәндә, баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә Россия рекордын Светлана Чимрова (56.87) куйды, Виктория Андреева – комплекс белән 100 метрга йөзүдә –– 59.70.
- Тренер миңа: “Син 56,8гә әзер. Чык та йөз!” – диде. Мин чыктым да йөздем. Мораль яктан да, физик яктан да әзер идем”, - диде Чимрова ярыштан соң.
- Дөресен әйткәндә, 100 метрга йөзү ярышында мин рекорд куярмын дип уйламаган идем, ник дигәндә, әлеге дистанция миңа авыр бирелә. Әмма рекорд куюыма бик шатландым. Без аны минем беренче тренерым Борис Анатольевич Назаровка һәм шулай ук мине өйрәткән Михаил Викторович Амельченкога багышларга булдык. Кызганыч, алар безнең белән юк инде, - диде Андреева.
Йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифаларын башкаручы Сергей Колмогоров билгеләп узганча, Европа чемпионатына җыелма командага фаразланган 30-35 спортчы урынына 38 спортчы сайлап алынган. Өйрәнүләр программасы нигезендә Казанда чыгыш ясаган Светлана Чимрова Израильдә узачак ярышларда катнашмаячак.
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты Израильнең Нетания шәһәрендә 2-6 нчы декабрь көннәрендә узачак.
"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте