- Җыелма команда составы турында карар кабул ителдеме инде?
- Нигезләмә буенча сайлап алынган 38 фамилия анда. Нигезләмә исә федерация президиумы тарафыннан бик дөрес итеп эшләнгән, шулай булгач, беркемдә дә бернинди дә сораулар тумады. Дөрестән дә, барлык дистанцияләрдә дә сайлап алуга ирешеп булмады. Әмма 38 кеше – бу инде мин көткәннән артыграк. Мин 35 тирәсе булыр дип көткән идем.
- Спортчыларның нәтиҗәләрен ничек бәялисез?
- Журналистлар өчен чемпионат – мәгълүмати чара, ә без тренерлар өчен ул безнең көчле һәм көчсез яклар бик ачык күренә торган урын. Нәтиҗәләр дәрәҗәсе көтелгәнчә булды, дистанциянең стационар булмаган өлешләрен: стартлар һәм борылышларны башкару нәтиҗәлелеге алга китте. КНГ җитәкчесе Александр Борисович Кочергин ярыш эшчәнлегенә кинематик анализ ясый – без барлык ул параметрларны алабыз – алар планлаштырылган модель характеристикаларга якынайтыла. Барысы да спортчыларның шәхси планнары нигезендә башкарыла. Чимрова Россия рекордын куеп, Европа чемпионатына сайланса да, ул Мәскәүгә кайтып, әзерлеген дәвам итәчәк. Минем карашымча бу бик дөрес һәм ул апрельдә нормативка сыешачак һәм Олимпия уеннарында яхшы чыгыш ясаячак.
- Никита Коновалов, Олег Костинның алтын медальләре берничә, алар турында ни әйтерсез?
- Икесеннән дә канәгатьмен. ФИНА очколар таблицасын карадым – брасс белән 200 метрга йөзүдә Костинның нәтиҗәләре барысыныкыннан да югары. 900 очкодан югарырак нәтиҗә инде ул бик яхшы. Костин алга таба нинди урын алыр – анысы аның көндәшеннән тора инде.
- Җыелма команданың Европа чемпионатына әзерлек планы турында әйтә аласызмы?
- 18 нче ноябрьдә барыбыз да “Түгәрәк күл”гә җыелабыз. 29 нчы ноябрьгә кадәр уку-өйрәнү җыены. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Беренче чиратта, 50шәр метрлы 6 кыска эстафета. Спортчының тумбочкада булу вакыты – эстафетаны тапшыру нәтиҗәлелеге бик зур роль уйный. Анда 0,30 секунд та, 0,10 секунд та торырга була. Без эстафеталарны даими кудырабыз, спортчылар җыелалар да шөгыльләнәләр. Икенчесе – спортчыларның бер өлеше тирәнтен медицина тикшеренүе узарга тиешләр. Өченчесе – киемнәр. Дүртенчесе – безне бер яки ике тапкыр булачак күчмә допинг-контроль көтә. Спортчыларыбызның тулысынча чиста икәнлекләренә инанмый торып беркем дә беркая китми.
- Минимум-максимум бурычы торамы?
- Юк. Мин тренерлар һәм спортчылар алдына белә торып кышкы зур шөгыльләнү циклында әзерлекне артык көчәйтмәскә дигән бурыч куйдым. Күпчелек минем киңәшкә колак салды. Бернинди планлы бурыч та куймадым. Үзегез дә аңлый торгансыздыр, тауларда әзерлектән соң 20 көннән соң спортчыларның күпчелегенең нәтиҗәләре югарырак булырга тиеш инде.
- Израильдә нинди шартлар?
- Чемпионат декабрьнең 2 сеннән 6сына кадәр узачак. Турнир ике ванналы яңа ярыш бассейнында узачак – ул Израильнең Физик культура институтында. Ерак яшәмәячәкбез, кунакханә Урта диңгез ярында булачак.
- Рекордлар саны белән шатландырган юниорлар турында ниләр әйтерсез?
- Өметле яшьләребез үсеп килүгә һәм безнең ышанычларны аклауларыны бик шатбыз, алар иртәме-соңмы чын спортчылар булып җитешәчәкләр.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте