Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Волонтерлык программасы – ДЧ-2015: саннар һәм фактлар

Large_news_img_0328
07.09.2015, 10:26 Волонтерлар
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга 2212 волонтер – Татарстаннан, Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән булган ирекле ярдәмчеләр үз өлешләрен керттеләр. Казанда узган ярышларда спортчылар тарафыннан егерме дөнья рекорды куелды, горурланыр өчен үз казанышлары байтак булган волонтерлар командасы да алардан бер дә калышмады.

2014 елның 20 сентябрендә башланып киткән һәм 100 көн буена барган заявка кампаниясе чорында дөньяның 70 иленнән 23 937 заявка алынды. Кандидатлар чемпионатның рәсми сайтында тутырган заявка кампаниясе ачылышына 70 000 кешедән артып киткән аудиторияне колачлаган  мәгълүмат кампаниясе юл ачты – барлык илдән шәкъ шуның кадәр яшь россиялеләр “Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты турында барын да бел!” проекты нәтиҗәләре буенча мәгълүмат тыңлаучылар һәм йөртүчеләр булып тордылар.

2014 елның ноябреннән мартына кадәр “Казан 2015” командасын формалаштыру эшләре барды, аның составына бик җентекле сайлап алуны узганнан соң “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАОның Чемпионатның волонтерлык программасын гамәлгә ашыру буенча 20 партнер-төбәгеннән 516 вәкил, Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан булган 94 кеше, 1588 казанлы һәм 14 чит ил гражданины керде.

Волонтерлар 5 критерий буенча сайлап алындылар – мотивлылык, командада эшли белү, стрессларга бирешмәүчәнлек, коммуникабельлелек, чит телләрне белү дәрәҗәсе.

Зур спорт ярышларында эшләү тәҗрибәсе булу, сүз дә юк, бик зур плюс булып торды, тик ул сайлап алынуга төп нигез түгел иде. Шуңа күрә чемпионат волонтерлары командасында “яңалар” байтак җыелды – волонтерларның өчтән бер өлеше өчен ДЧ-2015тә эш тәҗрибәсе беренче чирканчык булды.

Командага эләгү өчен конкурс, илнең төрле төбәкләрендә, бер урынга 10 кешедән алып 30 кешегә кадәр җитте.

Чемпионат вакытында волонтерлар Оештыру комитетының 24 функциональ юнәлеше буенча 200 төрдәге позициягә җәлеп ителделәр.

·         гомуми профиль волонтерлары (позицияләрнең 60% ),

·         спорт волонтерлары (9%),

·         волонтерлар-белгечләр (24%),

·         шәһәр волонтерлары (7%).

Командадагы егетләр һәм кызлар саны 1:3 дәрәҗәсендә иде, ирекле ярдәмчеләрнең уртача яше исә  – 18-19 яшь. “2015” командасында иң өлкән волонтерлар 2015 елда 76 һәм 77 яшьлекләрен билгеләп уздылар, ә иң яшь волонтерларга 14 яшь тулды (аларның Чемпионатта катнашулары махсус программа һәм Казанның мәгариф учреждениеләре һәм спорт мәктәпләре белән төзелгән махсус килешү нигезендә рөхсәт ителә).

Казанга кадәр иң ерак юлны Владивостоктан 25 волонтер (8 308,4 км) һәм АКШтан бер волонтер  (9 133 км) узган.

Чемпионатта волонтерлар арасында иң популяр булып  “Тамашачылар белән эшләү волонтерлары”, “Волонтер-атташе”, “Волонтер-аниматор”, “Спорт мәйданы волонтеры” позицияләре торды.  “Волонтер-корреспондент”, “Волонтер-сәхнә администраторы”, “Волонтер - FINA офисында администратор ярдәмчесе” позицияләре исә иң сирәк очрый торганнары булды.

Инглиз теле белән беррәттән волонтерлар белә торган чит телләр арасында тагын немец, француз, испан телләре;  волонтерлар арасында белүчеләр сирәк булган телләр арасында– поляк, португал, гарәп,  япон, корея, итальян телләре; бик сирәкләре – урду, фарсы, пушту телләре иде.

Чемпионат чорында Оештыру комитеты ирекле ярдәмчеләргә 8 төп сервис тәкъдим итте, алар арасында:

·         аккредитацияләү таныклыгы (чит илләрдән булган волонтерлар өчен);

·         уникаль экипировка, бу комплектка ике спорт футболкасы, чалбар – трансформер, толстовка, бейсболка һәм спорт аяк киеме кергән иде;

·         эш сменалары вакытында һәм урнашу урыннарында тукландыру (чит илләр һәм чит шәһәрләрдән булган волонтерлар өчен);

·         Казан эчендә җәмәгать транспортында йөрер өчен 54 тапкыр утырып баруга исәпләнгән транспорт картасы, кичке сәгатьләрдә урнашу урыннарына кайту өчен транспорт бирү, шулай ук чит илләр һәм шәһәрләр волонтерларын каршы алу һәм озатып калу өчен транспорт бирү;

·         Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән делегациялр составында кергән чит шәһәрләр волонтерлары һәм чит илләр волонтерларын яшәү урыны белән тәэмин итү;

·         мобиль элемтә;

·         чемпионатны уздыру чорында волонтерларны кызыксындыру, мотивацияләү һәм бүләкләү программасы;

·         мәдәни программа һәм ярышларны тамашачылар сыйфатында карау мөмкинлеге.

    Волонтерларның Чемпионатның уңышлы узуына керткән өлешләре аларның эшләгән сменалары һәм сәгатьләре саны белән исәпләнгәндер. Чемпионат нәтиҗәләре буенча һәр волонтерның шәхси волонтерлык кенәгәсенә үзе беркетелгән объектта волонтерлык сәгатьләре язылды. Һәр волонтер уртача алганда 95-100 сәгать хезмәт куйган, бу инде 2 эш атнасына тиң.

Гомумән алганда, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты чорында волонтерлар барысы белгәләп бер кеше 24 сәгать дәвамында бертуктаусыз 24 ел буе башкарган кадәр эш сәгате эшләгәннәр (яки бер кеше 72 ел дәвамында 8 сәгатьлек эш көне белән башкарган хезмәт) – барысы 212 273 сәгать. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте