Хорватия җыелма командасының гамәлдәге Олимпия чемпионнары соңгы өч Дөнья чемпионатында гел өченче урынны алып килделәр, әмма Казанда Ивица Туцак шәкертләре бронза тузанын кагып, тагын да затлырак металлдан эшләнгән медальгә сузылырга каршы түгелләр. Милли команда күрсәткән нәтиҗәләрне карап шулай уйларга нигез кала. Чирекфиналда Черногориянең саклану редутларыннан берни дә калдырмады бит алар (10:4).
Әмма греклар да агымдагы Дөнья чемпионатында белгечләр һәм җирле публиканың мәхәббәтен яулап өлгерделәр. Составында физик яктан әллә ни көчле спортчылар булмаса да, эллиннарның теренерлык штабы сакланудан һөҗүмгә бик тиз күчешкә басым ясаган. Моңа бәйле рәвештә грекларның уены читтән караганда каршы якка иң кирәкмәгән вакытта сузылып китәргә сәләтле пружинаны хәтерләтә.
Матчның икенче өлешендә бу нәкъ менә шулай булды да, греклар күпләр өчен көтелмәгән рәвештә, 1:3 исәбеннән уенга кире кайтып, Хорватия җыелма командасына бик көчле каршы тору күрсәттеләр. Нәтиҗәдә бу тырышлык шансны инде кулдан ычкындырып баручы якка аерманы минималь дәрәҗәгә кадәр кыскарту мөмкинлеге бирде.
Экваторга 4:5 исәбе белән килү инде киләчәккә өмет белән карар өчен җирлек тудырды.
Шанслар әле соңгы чирек алдыннан да сакланып калган иде. Тәнәфестән соң ук көндәшләр ике гол алмашып алдылар, әмма финалга вакантлы юллама мәсьәләсенә тулы ачыклык кертә алмадылар. Моның белән тамашачыларга буталчык интрига һәм баш әйләндергеч финаллы уен бүләк иттеләр алар. Сирена тавышына 27 секунд кала Греция исәпне тигезләде, бу матчта пенальти сериясеннән башка булмый иде инде.
Анысында инде хорватиялеләр төгәлрәк булып чыктылар, бирелгән барлык биш мөмкинлекне дә башкарып, каршы якка серияне ахыргача җиткерү шансы калдырмадылар алар. Капкага керә алмаган бер туп Греция җыелмасының финалга бару юлына киртә куеп, 3 нче урын өчен генә көрәшкә юл күрсәтте.
ДЧ-2015. Су полосы.
Ир-атлар. Ярымфинал.
Хорватия – Греция – 10:10 (3:1, 2:3, 2:2, 3:4) (5:3 – пенальти буенча)
6 август. Казан. “Су полосы өчен арена”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте