Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Дэвид Колтури: “Хай-дайвингта физик форма гына түгел, ә үзеңне психологик яктан әзерләү дә мөһим”

Large_news_rackmultipart20150803-3921-xzjgnf
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 09:00 Спорт
Сайлап алу турында икенче урынны яулаган дөньяның иң әйбәт хай-дайверларының берсе, америкалы Дэвид Колтури Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан туган хисләре турында журналистлар белән уртаклашты һәм оештыру дәрәҗәсенә соклануын белдерде.

- Казандагы Дөнья чемпионаты сездә нинди хисләр уятты?

- Дөнья чемпионаты программасына хай-дайвингның  кертелүенә  без бик шатбыз. Безнең хыялыбыз чынга ашты дип әйтергә дә була, хәзер без аны Олимпиадага кертергә тырышачакбыз. Биредә программа бик үзенчәлекле: монда килгәч, бер атнага якын вакыт көттек, күнегүләр ясадык, сайлап алу турында чыгыш ясадык, хәзер безнең бары бер ял, аннан соң гына финал башланачак. Бу – һәрвакытта да әйбәт формада булырга кирәк дигән сүз, һәм физик яктан гына да түгел. Хай-дайвинг – ул физик форма гына түгел, ә үзеңне психологик яктан әзерләү дә мөһим булган спорт төре. Үзеңнең хисләреңне тыя белергә кирәк.

- Ничек үзегезне кулда тота аласыз?

- Вакытында үзеңне җиңел хис итә белергә һәм шул ук вакытта сикерүгә игътибарыңны туплый белергә кирәк. Финал алдыннан безнең әле күнегүләр ясарга вакыт булачак, без техникабызны яхшырта һәм җитешсезлекләребезне төзәтә һәм ял да итә алачакбыз. Ә финалда үз тәнеңне тонуста тотарга, башыңны эшләтергә һәм барысын да яхшы башкарырга кирәк булачак. Шул вакытта гына барысы да барып чыгачак.

- ДЧ-2015тән ниләр көтәсез?

- Дөнья чемпионатында һәр ил дә көчле спортчыларын тәкъдим итә, шуңа күрә, чынлыкта, биредә көндәшлек бик зур. Әмма миңа чын мәгънәсендә тәҗрибәле, көчле хай-дайверлар белән ярышу бик рәхәт. Моннан тыш, әлеге Чемпионатта кызлар да чыгыш ясаячак, ә бу әлеге спорт төрен үстерүдә бик мөһим фактор.

- Ярышларны оештыру эшен ничек бәялисез, сезнең чагыштырырлык тәҗрибәгез бар бит?

- ДЧ-2015не оештыру, дөрестән дә, бик югары дәрәҗәдә, бу гаять зур масштаб. Мин шуңа да игътибар иттем: хай-дайвинг буенча ярышларны оештыру елдан-ел яхшыра һәм бу бик шатландыра. Казан – матур шәһәр, һәм биредә чыгыш ясавы бик рәхәт. Без әйбәт шоу күрсәтербез, үзебезнең илләребезне лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәрбез һәм, бәлки, җиңү дә яуларбыз дип ышанам.

- Казанда салкын булуы мөмкин, һава шартлары уңышлы чыгыш ясауга тәэсир итәме?

- Әйе, биредә яңгыр да, җил дә булуы мөмкин. Әмма бу икенчел нәрсә. Иң мөһиме – монда башка шартлар бик әйбәт. Күрегез – моннан Кремльгә һәм бөтен шәһәргә гүзәл күренеш ачыла, бу бик матур һәм шәп. Миңа бу шәһәрдә чыгыш ясау бик рәхәт.

- Хай-дайвинг 10 метрлы каланчадан сикерүдән күпкә куркынычрак дип әйтергә мөмкинме?

- Бу спорт төре күпкә катлаулырак дип әйтә алам. Әлбәттә, нәрсәне дә булса дөрес эшләмәсәк, без бик кыйммәт – сәламәтлек һәм тормыш белән түлибез. Әмма безнең техникабыз бөтенләй башка, күнегүләр ясауга вакыт күп, без барысын да дөрес эшләргә һәм төгәл сикерергә тырышабыз. Хай-дайвингта суга дөрес чуммау куркынычы бар, әмма без барысын да сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп эшләргә тырышабыз.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте