Икенче нәтиҗәне америкалы Дэвид Колтури (359.10) , ә өченче нәтиҗәне мексикалы Хонатан Паредес күрсәтте. Аның сикерешләрен судьялар 350.40 баллга бәяләделәр.
Спортның иң экстремаль төрләренең берсенә карап тамашачыларның тыннары кысылды: уйларга да куркыныч, әлеге батыр егетләр 27 метрлы каланчадан сәгатенә 100 километр тизлек белән очып төшәләр бит! Суга дөрес кермәгән очракта бик авыр тән җәрәхәтләре алырга мөмкин, алар, дөресен генә әйткәндә, гомерләрен куркыныч астына куялар. Бәлки бу спорт төрендә көндәшлек шуңа да алай ук сизелерлек дәрәҗәдә түгелдер – сикереш ясап судан чыгып килүче көндәшләрен башка илләрдән булган хай-дайверлар җылы сүзләр белән каршылыйлар. Катнашучылар үзләрен зур бер гаилә дип атыйлар, гомерләрен бергәләп куркыныч астына куялар бит. Бүген аларның һәркайсы катлаулылык дәрәҗәләре артып барган өчәр сикереш башкардылар. Казанда чыгыш ясаучы иң көчле хай-дайверлар арасында ярышларның бу төрендә иң беренче дөнья чемпионы булган Орландо Дуке (Барселонада узган ДЧ-2013тә алтын) һәм кулларда торган килеш иң катлаулы сикереш авторы булган Россия егете Артем Сильченко, шулай ук дөньякүләм билгеле, инде алдарак телгә алынган Гэри Хант һәм Джонатан Парэдес та бар. 5 августта булачак финалда Дөнья чемпионы -2015 исемен, шулай ук көмеш һәм бронза медаль ияләрен бар дөнья беләчәк.
ДЧ-2015. Хай-дайвинг.
Ир-атлар. 27 метрлы каланча.
1. Гэри Хант (Бөекбритания) – 391.80
2. Дэвид Колтури (АКШ) – 359.10
3. Хонатан Паредес (Мексика) – 350.40
3 август. Казан. “Казансу”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте