Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Символика

Чемпионат
ЛОГОТИБЫ

Идел һәм Казансу елгалары янында урнашкан Казан күренешләреннән гыйбарәт

открыть/закрыть

Логотип эчендәге алты силуэт киләсе ярышлар программасына кертелгән спорт төрләрен:

  • йөзү
  • суга
  • сикерү
  • ачык суда йөзү
  • су полосы
  • синхрон йөзү һәм хай-дайвингны гәүдәләндерә

Логотип 2011 елда ук, әле Казан Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга дәгъва кылган вакытта эшләнелгән иде. 2013 елда Чемпионат программасына ФИНА өчен яңа булган спорт төре хай-дайвинг кертелгәннән соң, логотип яңадан үзгәртелеп эшләнде. Хәзер анда алты спорт төреннән торган пиктограммалар ясалган, элек алар бишәү генә иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, логотипны эшләү техникасы итеп акварельне сайлау су темасына якын килү максатыннан чыгып эшләнде.

ЧЕМПИОНАТНЫҢ
ШИГАРЕ

булачак ярышларның көчле һәм саф реклама образын булдырырга ярдәм итеп, реклама коммуникациясенең төп өлеше булып тора.

открыть/закрыть

Булачак ярышларның якты һәм яңа реклама образын тудыра торган реклама коммуникациясенең үзәк компоненты булып WATER OF LIFE шигаре хезмәт итәчәк, аны татар теленә ТЕРЕКЛЕК СУЫ дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

Шигарь суның сихри көчен чагылдыра, чөнки бик күп халык әкиятләренең сюжеты тереклек суы белән бәйле, аларның асылы – тереклек суының сәламәтлекне кайтару, яшәртү, көч-дәрманны арттыруга, хәтта терелтүгә килеп тоташа. Чемпионатның шигаре очраклы гына сайланмаган, су спорт төрләре белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә файдасы белгечләр һәм су спорт төрләрен сөючеләр тарафыннан инде күптән исбатланган.

ЧЕМПИОНАТ
ТАЛИСМАННАРЫ

ике барстан гыйбарәт – Итил (малай) һәм Алсу (кыз). Чемпионат контекстында әлеге тереклек иясе осталык, җитезлек һәм егәрлекне аңлата.

открыть/закрыть

Итил дигән ир-ат исеме – Иделнең урта гасырдагы атамасы, ул әле хәзер дә казах, чуваш, татар, башкорт, калмык һәм монгол телләрендә шулай дип аталып йөртелә.
Хатын-кыз исеме Алсу – киң таралган татар исеме, аны ал төстәге су дип тә әйтергә була һәм ул су һәм су спорт төрләре белән ассоциацияләнә.

Канатлы барс - Татарстан Республикасы символларының берсе, ул регионның гербында чагылыш тапкан. Канатлы барс малае Юни 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада талисманы булды һәм республикабыз кунаклары һәм Универсиадада катнашучыларның мәхәббәтен яулады. Шуңа күрә, Барс Татарстан һәм аның башкаласы Казанның спортта ирешкән югары уңышларын да ассоциацияли.

Чемпионат талисманы Бөтенроссия конкурсы нигезендә сайлап алынды. Ай дәвамында Россиядә яшәүче теләсә кайсы кеше Чемпионатның Оештыру комитетына талисман идеясенең үз вариантын җибәрә алды, алар

  • спортны
  • яшьлекне
  • су тематикасын
  • илебезнең бай традицияләрен чагылдырырга тиеш иде

Конкурста Россиянең төрле регионнарыннан катнаштылар, алар арасында профессиональ дизайнерлар, мәктәп укучылары, студентлар һәм гади спорт сөючеләр дә бар иде. Талисманның күпчелек концептуаль идеяләре бер-берсен кабатлаганга күрә, талисманнарның шорт-листлары булдырылды һәм ул Чемпионатның рәсми сайтыннан файдаланучылар хозурына тапшырылды. Интернет-тавыш бирү бер атна дәвам итте, анда 3 000 артык интернет-кулланучы катнашты. Барсик «халык фавориты»на әверелде. Бәйге тәмамланганнан соң аның беренче макеты җиренә җиткерелеп эшләнелеп бетте. Талисманнарга исемнәр Дирекция хезмәткәрләреннән һәм волонтерлардан сораштыру нәтиҗәләреннән чыгып сайланды. Талисманнар өчен исем сайлаганда аларның үзенчәлекле, җиңел истә кала торган булуы һәм милли колорит исәпкә алынды, исемнәрнең төрле телләрдә әйтелеше уңайлы булуы да халыкара вакыйга өчен мөһим роль уйный.

ЙӨКЛӘП АЛ

Чемпионат образы хәзер сезнең җайланмаларда да! 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты логотибы яисә талисманы төшерелгән обойларны йөкләп алыгыз.

Сурәтне йөкләп алу өчен курсорны төбәп, тычканның уң як төймәсенә басыгыз. Исемлектән «Сохранить рисунок как...» дигәнне сайлап алыгыз. Моннан тыш, сурәтне эш өстәленә дә урнаштырырга мөмкин. Аның өчен сурәткә тычканның уң як төймәсе белән басыгыз һәм «Сделать фоновым рисунком» дигәнне сайлагыз.

ФИНА Казан 2015 дөнья
чемпионаты логотибы
ФИНА Казан 2015 дөнья
чемпионаты талисманнары
открыть/закрыть