ЧЕМПИОНАТ КӨННӘРЕНДӘ КАЗАН ХАЛКЫ ҺӘМ КУНАКЛАР ӨЧЕН МАХСУС РӘВЕШТӘ КИҢ КҮЛӘМЛЕ МӘДӘНИ ПРОГРАММА эшләнгән. ТЕЛӘГЕ БУЛГАН ҺӘРКЕМ РОССИЯДӘ ЯШӘҮЧЕ ХАЛЫКЛАРНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КӨНКҮРЕШ МӘДӘНИЯТЕ БЕЛӘН таныша ала, БАШКА ИЛЛӘР ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕ ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛӘ, ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ ЭШЛӘНМӘЛӘРЕН ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРӘ АЛА. ШӘҺӘРНЕҢ МӘДӘНИЯТ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ РЕЖИМДА ЭШЛИЛӘР.
Моннан тыш “Казан Арена” стадионы белән Су спорт төрләре сарае арасындагы мәйданда урнашкан ФИНА паркына килергә тәкъдим итәбез.
“Пилигрим” - Казанда Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты ачылышы тантанасының рәсми шоуы. Уздырылу көннәре: 2015 елның 27 нче июленнән 2 нче августына кадәр көн саен.
7 августтан алып 15 августка кадәр спектакльләр
“Дәүләт Эрмитажы” тупламаларыннан “Италия образлары”. XVII-XX гасырларда Көнбатыш Европа сәнгате” күргәзмәсе
“Каллиграфия сәнгате” күргәзмәсе
“Галәм сәхифәләре. Дөнья барлыкка килү тарихы музее фондларыннан” күргәзмәсе
“Хәзерге заман сәнгате” күргәзмәсе
Күргәзмәләр:
Н.Фешин әсәрләре галереясе;
“Казан сәнгать мәктәбе”;
“Казан авангарды”;
совет сәнгате;
Х.Якупов, Б.Урманче, И.Зарипов әсәрләре галереясе;
татар һәм рус декоратив-гамәли сәнгате;
“Татарлар” фотокүргәзмәсе, XIX-XX гасырлар.
Күргәзмәләр:
“XVI гасыр – XX гасыр башы рус сәнгате”;
“XVI-XIX гасырлар Көнбатыш Европа сәнгате”;
“И.И.Шишкин иҗаты”;
“Рус авангарды”;
Санкт-Петербург театр һәм музыка сәнгате дәүләт музее тупламасыннан күргәзмә
Күргәзмәләр һәм экспозицияләр
Сабантуй – татарларның милли бәйрәме. Бәйрәм кунаклары батырлар көрәше шаһитлары булачак һәм үзләре дә конкурсларда һәм эстафеталарда катнаша алачак, татар халкының мәдәни традицияләре белән танышачак. Уздырылу көне: 2015 елның 1 августы.