Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Телерадиотапшырулар әзерләүчеләр

2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан телетапшырулар әзерләүчеләр битенә рәхим итегез!

Эшне башлар өчен Телетапшырулар әзерләүче төп компания сайтына керегез һәм үзегезнең логинны һәм парольне җыегыз.

Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан тапшырулар әзерләүче төп компания булып Eurovision Production Coordination SA (EPC) тора.

EPC үз эшчәнлеген Россия Федерациясе биләмәсендә тапшырулар күрсәтүгә хокуклы милли Бөтенроссия дәүләт телерадиотапшырулар әзерләү компаниясе (БДТРК) белән берлектә гамәлгә ашыра.

Зур халыкара чараларда эшләү буенча күпеллык тәҗрибәгә ия булган EPC компаниясе тапшырулар әзерләүдә югары сыйфатлылыкка омтыла. Куелган максатларга ирешү өчен ЕРС тәҗрибәле һәм үз эшләренең остасы булган хезмәткәрләр: режиссерлар, операторлар, техник персоналдан халыкара команда туплый.

Россия компанияләре өчен

2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан трансляцияләр алып барырга планлаштыручы барлык компанияләргә Бөтенроссия дәүләт телерадиотапшырулар әзерләү компаниясеннән (БДТРК) телетапшырулар әзерләүгә рөхсәт алу мәҗбүри.

Россия компанияләре өчен тапшырулар күрсәтү хокукын алуга кагылышлы сораулар белән “БДТРК” компаниясе вәкилләре Наталия Толкачевага (ntolkacheva@vgtrk.com) яки Юлия Габышевага (ygabysheva@vgtrk.com) мөрәҗәгать итәргә.

Чит ил компанияләре өчен

2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан трансляция алып барырга планлаштыручы чит ил телерадиотапшырулар әзерләү компанияләре тапшырулар күрсәтү хокукын алыр өчен FINAга запрос җибәрергә тиешләр.

Чит ил компанияләре өчен тапшырулар күрсәтү хокукын алуга кагылышлы сораулар белән FINA маркетинг һәм телевидение департаменты директоры Питер Холлга (peter.hall@fina.org) мөрәҗәгать итәргә.

Тапшырулар күрсәтүгә хокуксыз компанияләргә

FINA таләпләре һәм кагыйдәләре нигезендә:

  • тапшырулар күрсәтүгә хокуксыз компанияләр вәкилләре бары тик Медиа әгъзалары кебек кенә аккредитацияләнә алалар,
  • тапшырулар күрсәтүгә хокуксыз компанияләр вәкилләре бары тик яза торган пресса кебек кенә эшли, аудио-интервьюлар ала, билгеләнгән фотопозицияләрдән фотога төшерә алалар,
  • тапшырулар күрсәтүгә хокуксыз компанияләр вәкилләренә корылмаларга телевизион һәм видеоҗайланмалар алып керү, шулай ук корылмаларда төрле җайланмалар ярдәмендә видеога төшерүләр (матбугат конференцияләрендәге төшерүләрне дә кертеп) тыелган,
  • тапшырулар күрсәтүгә хокуксыз компанияләр аккредитациясе Халыкара тапшырулар үзәгенә (IBC) һәм телекамералар өчен каралган позицияләргә (комментаторлык позицияләрен һәм телевизион студияләрне дә кертеп) керү хокукын бирми,
  • FINA һәм Чемпионатның Оештыру комитеты үз артында Чемпионат корылмаларында видеотөшерүләр башкарган Медиа вәкилләренә аккредитация бирмәү яки кире алу хокукын калдыра.