Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Россия җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Беренче каналда узган “Голос” музыкаль телевизион шоу финалисты. Россиянең “көмеш” тавышы исеменә лаек булды. “Страна поющего соловья” бәйгесе гран-прие иясе.
2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында гамәлгә ашырылган “Универсиада 2013 илчеләре” программасында катнашкан.