Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Россиянең күренекле синхрончысы, өч тапкыр олимпия чемпионкасы, 17 тапкыр дөнья чемпионкасы, 7 тапкыр Европа чемпионкасы. Наталья Ищенко белән дуэтта чыгыш ясый, шулай ук 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарыннан соң соло чыгышлар ясый. Соңгы ике алтын медален дөнья чемпионкасы 2015 елда Казанда алды.
4,5 минутка тынын кысып тора ала.