Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Данлыклы колумбия хай-дайверы һәм клифф-дайверы. Ун тапкыр дөнья чемпионы, клифф-дайвинг буенча алты тапкыр Дөнья кубогы җиңүчесе, өч тапкыр Европа чемпионаты җиңүчесе, Red Bull Cliff Diving сериясендә дөнья клифф-дайвингы чемпионы, хай-дайвинг буенча узган ел Казанда узган тарихта беренче Дөнья кубогы җиңүчесе. Орландо 2000 елда барлык судьялардан да иң югары бәяне алуы һәм үзенчәлекле корылмалардан сикерүләре саны буенча дөнья рекорды өчен Гиннессның рекордлар китабына да ике тапкыр кертелгән.
Өйрәнүләр уздырыр өчен тиешле биеклектәге каланчаны табу бик кыен булганлыктан, Колумбиядәге үз йортында Орландо 27 метрлы каланчалы бассейн төзегән.