Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Россия журналисты, Беренче каналның телетапшырулар алып баручысы, 2013 елда Беренче каналда “Каланча” (“Вышка”) телевизион проектында катнашучы һәм җиңүче.
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында гамәлгә ашырылган “2013 елгы Универсиада илчеләре” программасында катнашучы.
Россиянең күренекле синхрончысы, атказанган спорт мастеры, өч тапкыр олимпия чемпионкасы, өч тапкыр дөнья чемпионкасы, тугыз тапкыр Европа чемпионкасы, күп тапкырлар Европа һәм дөнья кубоклары иясе, күп тапкырлар Россия чемпионкасы, телетапшырулар алып баручы, актриса, судагы проектлар шоуы авторы.
Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында гамәлгә ашырылган “Универсиада 2013 илчеләре” программасында катнашучы.