Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Совет чоры һәм Россиянең суга сикерүчесе, ике тапкыр олимпия чемпионы, суга сикерүдә тарихта бердәнбер 8 олимпия бүләге иясе. Россиянең атказанган спорт мастеры (2000). Бүгенге көндә суга сикерү буенча Бөтенроссия Федерациясенең вице- президенты һәм Воронеж өлкәсе Дума депутаты.
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында гамәлгә ашырылган “2013 елгы Универсиада илчеләре” программасында катнашучы.
Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте бүлеге рәисе. Россия су асты федерациясе фәнни комитетында волонтерлык программасы җитәкчесе. "Салкын Полюс"та кешенең су төбенә беренче тапкыр төшүе, "Салкын Полюс"та кешенең су төбенә иң тирән төшүе, аквалангчыларның Антарктидада су төбенә иң тирән төшүе, аквалангчыларның Поляр аръягында су төбенә иң тирән төшүләре буенча дөнья рекордлары куйган. Татарстан Республикасы Су асты спорт төрләре федерациясе рәисе.
Казансу суы тутырылган капсуланы 2015 елның июлендә Баренц диңгезе төбенә төшереп менгергән экспедиция җитәкчесе.