Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Танылган совет чоры йөзүчесе, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, дөнья рекордчысы. ССРБның атказанган спорт мастеры (1978), “Экран” спорт мәктәбендә (Санкт-Петербург) тәрбияләнүче, ЦСКА өчен чыгышлар ясаган. 2010 елның февраленнән – Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты. Барлык Совет/Россия йөзүчеләре арасында олимпия алтын медальләре саны буенча (4әр медаль) рекордлыкны Александр Попов белән бүлешә. Ленинградта П.Ф.Лесгафт ис. физик культура иститутын тәмамлаган (1981). Бөтенроссия йөзү федерациясен җитәкли.
Үзенең спорт карьерасында “су монстры”, “тимер кеше”, “нервларсыз кеше”, “рекордлар машинасы”, “бөек Сальников” кебек эпитетларга ия.
Россия волейболчысы. Казанда туып-үскән. 15 елдан бирле Казанның “Зенит-Казан” волейбол клубы данын яклый. Шушы еллар эчендә команда белән бергәләп мөмкин булган барлык трофейларны алып бетергән. Россиянең җиде тапкыр чемпионы, Чемпионнар Лигасының өч тапкыр җиңүчесе, дүрт тапкыр Россия Кубогы иясе.
“Чемпионат - 2015 илчесе бул” шоуында җиңеп илче булган.